ТАРАКАН и. Таракансыманнар отрядыннан кайбер төрләре кеше торакларында яши торган канатлы, мыеклы зарарлы бөҗәк. Тараканнарның ике төре дә продуктларны пычрата, боза ---. Биология. Мич башындагы тараканнарның кыштырдауларын тыңлый-тыңлый, Әптерәйнең күз кабаклары авырая башлады. К.Нәҗми

Таракан ашаган Вак-вак тишекләр, таплар белән чуарланган (тире яки күн әйберләр тур.). Карт ак сакаллы булса да, таза гына тәнле, башында очлы бүрек, өстендә чапан, аягына таракан ашаган читек киеп, читек өстеннән чабата киенгән иде. З.Һади. Таракан ашау Мәгънәсен, кыйммәтен югалту; юкка чыгу, бетү. Тик минем бәхетемне генә кара таракан ашады, сеңлем. Н.Гыйматдинова. Таракан булу к. ашка таракан булу. Таракан булды бит бу кыз минем тормышыма. Р.Ишморат. Таракандай таралу Күпләп үрчү, бөтен җирне басып алу. Немец халкы – гүзәл халык, тырыш халык, Сокландыра гакыл, зиһен, талантыгыз! Ләкин нигә, илбасарлар, кылыч тагып, Як-якларга таракандай таралдыгыз? Ш.Мөдәррис. Таракан катырырлык суык Торакның, бинаның бик салкын булуы турында. Күмер белән булган кадәр утын гына түгел, сарай тирәсендәге каерып-куптарып алырдай такталар да ягылып беткән: өйдә таракан катырырлык салкын. З.Фәйзи. Таракан качкан Күптәннән кеше тормаган, ташландык (торак тур.). Машиналар тукталуга, завод эче таракан качкан өй кебек тын гына булып калды. Т.Госман. Таракан керү 1) Суык үтеп керү, өшетә, туңдыра, калтырата башлау. Менә монда аркага таракан керә башлады. Г.Бәширов. Аның инде аякларына да суык – таракан керә башлаган иде. Ф.Садриев; 2) Шик туып, тынычлык югалу. Байкучатов, күңеленә таракан кергән хәлдә, госпиталь тарафына атлады һәм монда иптәшләре телгә алган Мартьяновны эзләп тапты. Т.Әйди. Әмма аның эченә таракан керде, күңел тынычлыгы югалды. Ватаным Татарстан. Таракан салу Күңелне берәр хәбәр белән шомландыру, борчу, тынычлыкны алу. [Постоялый дворга], базар бәяләрен сорашкан булып, әллә нинди хәбәрләр белән йөрәккә таракан салучылар кергәли. К.Нәҗми. Таракан санап яту Эшсез яту, берни белән дә шөгыльләнмәү. Ир кеше таракан санап кына өйдә ята алмый. А.Гыйләҗев. Таракан ташлаган к. таракан качкан. Таракан төшү к. таракан булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә