ТАРАК и. 1. 1) Чәч тарау, причёсканы тоту өчен кулланыла торган, тешле-тешле озынча пластинадан гыйбарәт әйбер. Чөнки Заһидәнең әнкәсе илә танышып йөргәндә, иң кадерле һәм иң кыйбатлы бүләк урынында Хәмит тарафыннан шул тарак бирелгән, ул таракның өстке тирәсе вак кына энҗе илә батырылып, нәкъ уртасында яхшы ук ялтыравыклы бриллиант кисәге дә бар. Н.Думави 2) Җитен, йон, сүс һ.б.ш. чүбеннән аралау, язу, йомшарту өчен тешле корал. Якуп абзый – гомер буе өрәңге белән каеннан чәч тарагы, каба, тәрәш тарагы тешәп көн иткән кеше. Г.Бәширов 3) Махсус үрчетелгән хайваннарның йонын, мамыгын тарап ала торган гади эш коралы. Кәҗә тарагы 4) Берәр өслеккә таралган, чәчелгән массаны җыеп алу өчен махсус бармаксыман тешле техник җайланма. Чәчкеч тарагы 2. с. мәгъ. Тешле-тешле. Тарак мыеклы шыртлавык |