ТАР с. 1. 1) Иңе зур булмаган, озынча өсйөзле, киң түгел. Аларның берсендә төрле-төрле калынлыктагы догалык китаплары һәм Коръән ята, икенчесендә төреп куелган тар иңле келәм намазлыклар күренә. М.Галәү. Сабырлык ул, балакай, тар сукмак кебек: аның бер ягында бәхет, икенче ягында бәхетсезлек, сагыш... Г.Гыйльманов 2) Иңе тиешеннән, уртачадан кимрәк, кечерәк булган (әгъзалар тур.). Кыз аның кысык күзләренә, тар маңгаена карап торды да магнит белән тартылган шикелле артына чигенде ---. Г.Гобәй. Рәйхана, иелеп, малайны кочып алды, күңеле нечкәрүдән дымланган күзләрен улыннан яшереп, йөзен аның тар, ябык җилкәсенә терәде. Р.Габделхакова 3) Сыеп, таман торырга яки җиңел үтәргә тиеш булган предметларны сыйдыруы кыен булган. Икенчесе зур бер ак сарыкны кечкенә абзарның тар ишегеннән куып кертергә маташа. Г.Ибраһимов. Тик уңайсыз шунысы: каймакларын Тар чүлмәккә сала кешеләр. Һ.Такташ 4) Таман булмаган; кирәкле үлчәмнән кечерәк булган; сыланып торган, иркен түгел (кием-салым тур.). Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резиналы ботинка иде. М.Галәү. Кыска итәкле сары тар күлмәк, биек үкчәле туфли кигән, беләгенә ридикюль аскан Лилия, сәхнәгә чыгып, эскәмиягә утырды ---. Көмеш кыңгырау 5) Кысан, иркен булмаган, уңайсыз. Җәнлекләр йортында зур бер аюның кечкенә тар тимер читлек эчендә көн-төн туктамый әйләнеп йөреп торуын күреп, кечкенә чагында Баязит үзе бик гаҗәпләнгән иде. Г.Ибраһимов. Без беренче тапкыр 1938 елның көзендә Казан вокзалындагы Столыпин вагонының бер караңгы, тар камерасында очраштык. И.Салахов 6) Авыр, тоткарлыклы (сулыш, тын тур.). Уф Алла! дип кем әйтә? Кемдә хәсрәт, шул әйтә. Уф Алла, дип бер суласаң, Тар сулышны киңәйтә. Җыр 7) лингв. Семантикасы конкретрак, абстракт, гомуми мәгънәләрдән кечерәк булган (сүз тур.). Нәккаш, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, иң беренче тар мәгънәсе – «ташка уеп бизәк ясаучы, ташка язучы» дигәнне аңлата. Н.Гамбәр 8) күч. Колачсыз, масштабсыз, кечкенә даирәгә хас булган. Кысык, тар гаилә тормышы эчендә, аннан ярлы үткәрелгән шәкертлек гомере мәдрәсә яшьләренең йөзенә каторга келәймәсе суга. Г.Ибраһимов 9) күч. Аерым бер өлкәгә, төркемгә караган; чикләнгән сандагы (кеше тур.). 9250 данә нәшер ителгән журнал тар даирәләргә генә адресланган, аның маңгаена «эштә файдалану өчен» дип мөһер сугылган. Т.Әйди. Югары җыелышта инде ничә көн кызу-кызу бәхәсләр бара, һәм, тар белгечләргә хас булганча, капма-каршылыкларның очы-кырые күренми ---. А.Тимергалин 10) күч. Берьяклы, чикле, аңлау дәрәҗәсе түбән булган. Бу тар караш мокытлыкка якын наданлыктан, хөсетлектән килә иде. Р.Батулла. Бу – аның тарафыннан тик үзен генә күздә тотып әйтелгән, шуңа күрә тар фикер, дип уйлыйк. Х.Госман 2. хәб. функ. 1) Аз, кысан (мөмкинлекләр һ.б. тур.). Канечкеч өчен киң дөнья булды ләхеттән дә тар! Г.Камал 2) Аз, җитешмәгән; бик ашыгыч (вакыт тур.). «Вакыт тар, әйтер сүземне язып хатымда җибәрермен», – ди дә егет, менә атына. Ф.Кәрим. Вакыт тар, ашыкмыйча булмый. Ф.Хуҗин ◊ Тар җанлы к. тар күңелле. Андый ыгы-зыгының башында торган тар җанлы кешеләрне, җитәкчеләрне дә шул җөмләдән, ялгызларын гына самолёт кабинасына утыртып, зәңгәр күккә очыртып җибәрергә кирәк икән. Р.Мөхәммәдиев. Тар җиргә тана башы ирон. Үзләре дә көчкә сыешкан урынга тагын кеше сыйдыру. Үз абыең өендә яшәсәң дә, тар җиргә тана башы дигәндәй, читен лә кеше өстендә, үзегез беләсез. А.Гыйләҗев. Тар күңелле Көнчел, вак җанлы, башкаларның уңышына ачуы килгән. Байлар тар күңелле була икән шул... Ф.Җамалетдинова. Бу як кешеләре бигрәк тар күңелле, дип китмәсләрме? Р.Вәлиев. Тар маңгайлык Акыллы булмау, алдан күреп, уйлап эш итә белмәү. Кара гавам арасында әтиләре белән бабаларын такыр кесәлек, тар маңгайлык өчен чүбек чәйнәп искә төшерүче гыйбад табыла ул ---. В.Имамов. Тар урын Нәрсәнең дә булса тиешле таләпләргә җавап бирмәгән, артта калган, кыен хәлгә төшерә торган урыны. Хәзерге вакытта юллар заманча таләпләргә туры килми һәм икътисадны үстерү, яшәү сыйфатын күтәрүдә тар урын булып тора. Тар холыклы Тиз үпкәләүчән, холыксыз. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Искәндәр түгел, бәлки моннан сигез ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», – дип килеп танышкан Искәндәр иде. Г.Кутуй |