ТАПШЫРУ I ф. 1) Килешенгән-сөйләшенгән, булганны яисә йола, закон буенча бирелергә тиешлене бирү. Бүген без бик күп алдынгыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдык. Ф.Баттал 2) Берәр җиргә килешенгән шартлардан озату, бирү. Колбасаны сатарга ярамас, ресторанга гына тапшырырбыз. Р.Рахман. Дәүләткә иген тапшыру 3) Берәр кешегә йөкләмә бирү, эш кушу. Кичә ястү намазында Коръән укуны, сафсата, кулак Хәйригә тапшырып, бик зур ялгышлык эшләдек. Т.Гыйззәт. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар. А.Алиш 4) Билгеле бер хакимлек, көч карамагына бирү. Без аларны шушы кәгазьләре, акчалары белән бергә трибуналга тапшырачакбыз. К.Нәҗми. --- ул, кайсыдыр гомер юлы чатында адашып, аптырап калган бәндә кебек, бөтен яшәешен язмышы ихтыярына тапшырган да тынып, басылып калган... Г.Гыйльманов 5) Кемнең дә булса карамагына, җаваплылыгына бирү. Миңа тапшырылган мәхәлләдә, олуг Җиһангир хәзрәтләре белән мин үтә торган юл өстендә эт үләксәсе ятсын, имеш! Н.Исәнбәт. Беренче төркемне сержант Ибраһимовка тапшырдым. Ә.Айдар 6) Кем дә булса биргән әйберне икенче кешегә, адресатка бирү. Һич тә көтмәгәндә Һаҗәрнең асравы килә дә, ишан кызы Саҗидәгә тапшырырга дип, алтын йөзек биреп китә. Г.Ибраһимов. Ул сезгә шушы конвертны тапшырырга кушты. М.Кәбиров 7) Мәгълүматны телеграф, радио һ.б.ш. элемтә чаралары ярдәмендә ерак арага җибәрү, билгеле бер дулкыннарда мәгълүмат җиткерү. Укчы радистлар үзләренең элемтә начальникларыннан бу юлы радиодулкыннарны кайсы дулкында кабул итәргә, позывнойларны тапшырганда, нинди ешлыкка көйләргә икәнлекне борт журналларына теркиләр, пароль атамасын хәтерләрендә калдыралар. Ф.Хуҗин 8) Радио, телевидение, Интернет аша җибәрелгән хәбәрләр, фильмнар, репортажлар һ.б.ш.ны сөйләү, күрсәтү. Бакчадагы радио соңгы хәбәрләр тапшырырга тотына. И.Гази 9) Алла ярдәменә ышанып эш башлау, Аллага тәвәккүл кылу. Ул арада байбикә: – Тапшырдык булмаса... – диде дә җыена башларга кушты. М.Хәсәнов. Әбүзәр, кулларын төкерекләп, картларча: «Тапшырдык алайса!» – диде дә шомарып беткән көрәк сабына ябышты. А.Тимергалин 10) иск. Кияүгә, иргә бирү. Бәдига: – Әйе, кыз баланы, җиткәч, тапшырган яхшы инде. М.Фәйзи Тапшыра бару Даими рәвештә, булган берсен тапшыру. – Әзерләгән икмәкнең һәр потын дивизиянең азык-төлек бүлегенә тапшыра бар! – дип язып җибәргән. В.Нуруллин. Авыл маэмайлары аны, эстафета кебек, бер ихатадан икенчесенә тапшыра бардылар. А.Тимергалин Тапшыра килү Күптәннән бирле даими тапшыру. --- Халкыбызның күп гасырлар буена буыннан-буынга әманәт итеп тапшыра килгән рухи байлыгына сәяхәт ясаганчы, аларның – бәһа белмәс хәзинәнең – безнең көннәргә килеп җитүенең катлаулы, аяныч юлларын сурәтли. М.Хәсәнов Тапшыра тору Даими, эзлекле рәвештә тапшыру. Шул айда ул әле, Гарин әмерен үтәү йөзеннән, һәр көнне «Анилин Роллинг» директорларына радиодан боерыкларын тапшыра тора. А.Толстой Тапшырып бару Даими, эзлекле рәвештә тапшыру. Баксаң, чыннан да, Миңнуллин тапшырасы анализларны ничә көн инде Миңнуллина тапшырып барган икән. Р.Миңнуллин Тапшырып бетерү Тулысынча тапшыру. Чөнки ул, планын арттырып үтәр өчен, фуражга тиешле ашлыгын да дәүләткә тапшырып бетергән булып чыкты. В.Нуруллин. Имтиханнарны тапшырып бетергәч, алар, группалары белән җыелышып, саубуллашу мәҗлесе үткәрергә булдылар. Р.Вәлиев Тапшырып килү к. тапшыра килү. Бу сыйфатны да алар бер-берләренә буыннан буынга --- түкми-чәчми тапшырып киләләр. А.Хәсәнов Тапшырып кую Алдан ук, тиз арада тапшыру. Нигә әле бала язмышын чит кеше кулына уптым илаһи тапшырып куярга? С.Поварисов Тапшырып тору Даими, әледән-әле тапшыру; хәзер тапшыру. Вак әйберләрне кулдан-кулга тапшырып тору ансатрак булды. А.Тимергалин. Йөгерек дулкыннар, икмәк сыныкларын шунда ук эләктереп алып, малайларның күчтәнәчләрен үрдәкләргә илтеп тапшырып торалар. А.Хәсәнов Тапшырып яту сөйл. к. тапшырып тору. Ай буе фатирда торып, яңа мәктәптә, яңа иптәшләр белән яңа укытучыларга имтихан тапшырып яттылар алар. А.Гыйләҗев |