ТАПШЫРГЫЧ и. 1. Төрле сигналларны, сөйләмне, сурәтне һ.б.ш.ларны ерак араларга тапшыру аппараты. Шул вакыт тапшыргычтан капитанның тавышы ишетелде, ул биредәге барлык космонавтларны корабльгә чакырды. Р.Мөхәммәдиев 2. с. мәгъ. Төрле сигналларны, сөйләмне, сурәтне һ.б.ш.ларны ерак араларга тапшыра торган. – Ничек уйлыйсыз, Харис әфәнде, сезнең фатирга нинди дә булса тыңлау аппараты, тапшыргыч аппарат куйган булулары мөмкинме? – дип сорадым мин ---. Н.Акмал |