ТАПЧАН и. кыт. Өч ягы терәлеп утырыр өчен артлы итеп эшләнгән, бер ягы аяк киемен салып менеп утырыр өчен ачык калдырылган, һәм ятак, һәм табын итеп кулланыла алган аяклы киң сәке шикелле агач җиһаз. Алачык эчендәге өч аяклы өстәлне һәм шыгыр-шагыр тапчанны элеккеге хуҗалар калдырган. А.Хәсәнов. База тапчаннары каты булса да, малайлар ышыкта, куркынычсыз җирдә рәхәтләнеп йоклыйлар. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә