ТАПТЫРУ ф. 1) Көчләп нәрсәне дә булса табуны таләп итү. Таптырыгыз моңардан Иргалине дә, аннан соң җанын җәһәннәмгә җибәрегез! Ф.Бурнаш. Гаиләсен алып шәһәрдән качса, аны хан барыбер табачак һәм казнаны таптырачак. В.Ильясов 2) күч. Бик үтенеп, сорап теңкәгә тиеп бетү. [Гәрәй:] Кызлар җыр таптырып аптырата яздылар бит. М.Фәйзи 3) күч. сөйл. Әйткәнне раслату, дәлилләргә мәҗбүр итү. Кем көри [акчаны]?!! Таптырам, судка бирәм, ник пычрак атасың?.. Ф.Садриев Таптыра башлау Таптырырга тотыну. Пәһлеван шул тегәрҗеп белән Җайтабаровның ярасын тегеп куйды да җеп өзәргә кайчы таптыра башлады. Г.Афзал. Әнкәсеннән сине таптыра башлаган. Г.Гыйльманов Таптырып тору Даими яки әледән-әле таптыру; әле, хәзер таптыру. --- Сине белемең эзләнергә, яңаны табарга ымсындырып, этәреп, куалап, ниһаять, таптырып тора. М.Хуҗин |