ТАПТА’У I ф. 1) Нәрсәнең дә булса өстенә басып йөрү. Аяклар, салмак атлап, урамны таптадылар ---. А.Алиш. Без шул алтынның өстеннән таптап йөрибез, әмма берни күрмибез. Г.Әпсәләмов

2) Игенне, үләнне аяк яки тәгәрмәч белән басып җиргә егу, яткыру. Агачны сындырма, яшелчәне таптама, булганыннан теләгәнеңчә сыйлан. М.Хуҗин. Умарталыкта үскән яшел үләнне таптап, машина китеп барды һәм тиздән урман караңгылыгына кереп югалды... З.Зәйнуллин

3) Басу, бастыру, тыгызлау. Ул без биреп торган печәнне эскерт башына җайлап салып таптый

4) Аяк белән басып пычрак эзләр калдыру, пычратып бетерү. Кая керәсең юган идәнне таптап! Г.Бәширов

5) Өскә басып үтү, имгәтү, сыту, вату, изү. Атыннан төшкәнлеген, үзен башка атлар таптап китәрлеген дә онытып җан-фәрманга чапканда, кемдер аны якасыннан эләктереп алды, читкә сөйрәп чыгарды. М.Галәү. Халык берсен-берсе таптап кача. Р.Батулла

6) диал. Чалгы яки пычак йөзен чүкеп юкарту юлы белән үткенләү; чүкү. Чалгы таптау

7) күч. Кайда да булса еш булу, кайдандыр күп мәртәбәләр үтү. Чөнки бала вакыттан ук Габденнасыйр бу юлны күп таптаган, ат белән генә түгел, җәяү дә күп йөргән. М.Гали. Бөгелмә якларын да күп таптадым. Ф.Яхин

8) күч. Кайда да булса озак, күп йөрү. Мин сугышта биш ел кеше иле таптадым, үзебезнең туган яктан да матур ил юк, Фатыйма балам, көн дә төшләреңә кереп, саташып үләр идең. З.Кадыйрова

9) күч. Кемнең дә булса хокукларын, теләкләрен һ.б.ш.ларны санга сукмау. Синең дөрес фикерләреңне, гаделлегеңне дөнья гаделсезлеге таптап үтә бит, шуны аңламыйсыңмыни?! З.Хәким. Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? В.Имамов

10) күч. Мыскыллау, хур итү. Аналарның намусларын таптап, Илебезнең изге җирен таплап, Халык милкен талап алучы. Ф.Кәрим. Курыкма, үзең кеше булып калсаң, кантур күселәре генә горурлыгыңны таптый алмас. Җ.Юныс

Таптап бетерү Бик нык таптау. Урылмыйча ятып, терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде. М.Галәү. Бөтен бүлмәләрне таптап бетерделәр. З.Мәхмүди

Таптап йөрү Даими таптау; әле таптау. Ошап китте бугай моңа минем пункт тирәсен таптап йөрү. Р.Гаязетдин

Таптап китү Көтмәгәндә таптау. Арты белән чигенә барып, Ханбал кемнедер таптап китә язды. Ф.Яхин

Таптап кую Алдан таптау. Кемдер балта саплаган, кемдер чалгысын печән өстенә таптап куйган. В.Нуриев. Узган ел тамыразыклар үскән урыннарда туфракны кимерүчеләрдән саклар өчен таптап куярга кирәк. Яшел Үзән

Таптап тору Даими яки әледән-әле таптау; әле, хәзер таптау. Әти белән абый богылларны күтәреп салалар, мин таптап торам. Ф.Садриев. Шул ук көнне ферма янында силос базын таптап торучы куәтле бульдозер, коены күмеп, урынын җир белән тигезләп куйды. И.Шиһапов

Таптап чыгу Барысын да таптау, тулысынча таптау. Менә, ниһаять, Грузияне дә таптап чыктык. Ф.Баттал

Таптый башлау Таптарга тотыну. Нотык тоткан бәндәгә ләгънәт сүзләре яудырасы, аны өстерәп төшереп таптый башлыйсы урында, гавам каһкаһә белән шаркылдап көлергә тотынды. З.Мәхмүди

Таптый бирү Бернигә карамый таптау. «Хәтәр» машиналар кешеләрне ничек таптаган булсалар, һаман шулай таптый бирәләр ---. Татарстан яшьләре

Таптый тору Әлегә таптау; әледән-әле таптау. Кешелек җәмгыяте шуларны уйлап ятканда, безнең авылның Әсхәдулла абзый егерме чакрымлы Арча юлын таптый торды ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә