ТАПТАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. таптауI. Нихәтле игенне таптаткансың! Г.Әпсәләмов

2) Өстенә басып, таптап үтәргә ирек бирү, көч кую. [Насыйп:] Әптери, әйбер таптатасың, күк бияңне уңгарак ал! Г.Ибраһимов. Таптатма син дошманнардан әнкәңнең каберен. Ә.Исхак

3) Ат белән, транспортта өстеннән үтеп имгәтү яисә үтерү. Шуның өстенә тагын кеше таптатканны да белсә [Роза]... В.Нуруллин. Таң тишегеннән «мәтәлчегеңне» кабызып, бөтен авылны дер селкетеп, бәпкәләр таптатып йөрмәскә. А.Тимергалин

4) Нәрсәнең дә булса өстеннән ат, үгез йөртеп яки транспортта үтеп ваклату, издерү яисә тыгызлау, бастыру. Атларны бер түгәрәктә әйләндереп киндер таптаталар. Ш.Галиев. Бу бүлекчәдә без өч көндә базга мең тонна сенаж салдык, таптатып, өстен плёнка белән яптык. Идел таңнары

5) күч. Басып алырга, җәберләргә, мыскылларга мөмкинлек бирү. Без дошманнан таптатмабыз Сөекле илебезне. Җыр. Кызлар, хатыннарның саф намусын Таптатып, без рисвай булыйкмы? Ф.Кәрим

Таптата бару Эзлекле рәвештә даими таптату. Әзер массаны таптата бару

Таптата башлау Таптатырга тотыну. Атын сикертеп, каршында үкерешкән кешеләрне бәрә-ега таптата башлады [ул], мәтәлеп киткән бер кешене аркылы сикергәндә, кайсыныңдыр көчле кулы күсәк белән атның алгы аягына сукты. И.Гази

Таптата төшү Тагын да күбрәк, яхшырак, ешрак таптату

Таптатып алу Тиз генә таптату

Таптатып бару Даими, эзлекле рәвештә таптату. Аны К-700 тракторында Анатолий Горшков таптатып бара. Якты юл

Таптатып бетерү Күпләрне таптату; бик нык таптату; тулысынча таптату. Тимер юлда бала-чаганы таптатып бетерер әле. А.Гыйләҗев. Мал йөри торган бөтен болынны трактор белән таптатып бетергәннәр. Р.Вәлиев

Таптатып тору Даими таптату; әле, хәзер таптату. Ә биредә көндез ике, төнлә белән бер трактор үләнне чиратлап таптатып торалар. Дуслык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә