ТАПТАНУ ф. 1) Аякларны алмаш-тилмәш бер урында баскалау. Аптыраудан гаҗиз калган ир нишләргә белмәде: әле тирләп чыккан маңгаен сөртте, әле гасабиланып кулларын угалады, баскан урынында таптанды. Ф.Хуҗин. Нишләп бусага төбендә таптанасың, үскәнем? Н.Гыйматдинова

2) күч. Алга китеш, үсеш-үзгәрешләр булмау, бер төрле хәлдә тору. Үзгәрешләр юк, һаман таптанабыз шунда

Таптана башлау Таптанырга тотыну. Атлар да бер урында таптана башлады. Р.Батулла. Кеше дә үз юлыннан, кыйбласыннан тайпылса, бер урында таптана башлый, бутала, адаша, ялгыша. Р.Кәрами

Таптана бирү Бернигә карамый таптану. Кызчык кыюсыз гына бер урында таптана бирде. С.Гаффарова. --- Һашим, баскан җирендә таптана биреп, абыйсының җилкәсенә кулын салды ---. Т.Гарипова

Таптана тору Беркавым таптану. Таптана торгач, арырак тагы да гаҗәбрәк бер нәрсәгә күзем төште. Т.Әйди

Таптанып алу Аз гына, кыска гына вакыт таптану. Хәлим --- баскан урынында таптанып алды. Г.Бәширов. Айгыр, пошкырып, алгы уң аягының дагалы тоягы белән так-ток китереп, такта идәнгә тибә, урынында таптанып та ала. З.Зәйнуллин

Таптанып кую к. таптанып алу. Өшегән кулларын чатыр-чотыр килеп яна башлаган учак җылысына сузып чүгәләгән генә иде [ул], аты никтер урынында таптанып куйды. Ш.Шәйдуллин. Карашы белән очкыннар чәчеп, ул бер урында сабырсыз таптанып куйды. Р.Вәлиев

Таптанып тору Даими таптану; әле, хәзер таптану. Татар эстрадасында юмор үсештә, ул бер урында тукталып, таптанып тормый. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә