ТАПТАЛУ ф. 1) төш. юн. к. таптауI. Кеше затының табаны астында күпме генә тапталмасын, җир-ана барыбер бөек! Р.Низамиев 2) Юл, сукмак һ.б.ш. күп йөрү нәтиҗәсендә такыр һәм шома булып китү. Кораңгыш тапталмаган сукмак буйлап салмак кына юырта башлады. Р.Батулла. Андый кәшәкә таягы йомры тупны «учлап» эләктереп ала да тапталып, шомарып беткән урам буйлатып, каршы капкага кадәр шудырып алып китә. Г.Гыйльманов 3) Аяк, транспорт, авыр әйбер астында калып имгәнү яисә һәлак булу. Җәй уртасында кинәт кенә Сабирның очраклы рәвештә машинага тапталып үлүе авылыбыз өчен зур кайгы булды. Ә.Сафиуллин. Яралылар тояк асларында калып таптала. Р.Сәгъди 4) Нәрсәдер өстеннән ат, транспорт үтү нәтиҗәсендә сыну, уалу, ваклану. Пыяла кисәкләре чытыр-чытыр тапталып кала. И.Гази 5) күч. Юкка чыгарылу, изелү, кимсетелү, әрәм ителү. Мин тапталган бер көтүче идем. Дөнья түгел, гүр көтүче идем. Ә.Ерикәй. Азмыни тапталган патшалар, корольләр, шаһлар, солтаннар. Т.Миңнуллин 6) күч. Күп кабатлану нәтиҗәсендә үтемлелеген югалту, тәэсир көче бетү (табышмак, әйтем, мәкаль, рифма, әдәби алым һ.б.ш. тур.). Хәзер ул бик таушалган, тапталган образга әйләнеп китте. Н.Нәҗми. Сәясәт, диңгез экзотикасыннан качарга теләвемнең сәбәбе көчне иң тапталган, иң чәйнәлгән сюжетта сынап карыйсы килү иде. Ф.Яруллин ◊ Тапталган сукмак к. тапталган юл. Аны әзер темалар, тапталган сукмаклар аз кызыксындыра. Ф.Хатипов. Тапталган юл Искергән, оригинальлеген югалткан алым, ысул. Хәзер дә спектакльне тапталган юл буенча куеп булыр иде, әмма бүгенге көн үзе режиссёрдан яңа алымнар таләп итә ---. Өмет Таптала бару Торган саен тагын да ныграк, күбрәк тапталу. Әрнү, җан газабы машина тәгәрмәчләре астында таптала барды. Сөембикә Таптала төшү Берникадәр тапталу; тагын да тапталу. Тагы да түрдәрәк, таптала төшкән балчык өеме өстендә, аякларын як-якка җәеп, шыңшый-шыңшый бер кыз ята. Т.Нурмөхәммәтов Тапталып бетү Бик нык тапталу. Чебиле аякларына нимес балалары аягыннан күчкән, табаннары тапталып беткән иске трофей сандали эләктереп алган Сәгъдәт җай гына урам аша чыкты. А.Хәлим. Күпереп үскән үлән тапталып беткән. Г.Гыйльманов Тапталып килү Билгеле бер вакыттан бирле тапталу. Шуның өчен авылларда хатын-кызларның хокуклары да аяк астында тапталып килә. Һ.Такташ Тапталып кую Тиз арада тапталу. Күп таптанып торсаң, тапталып та куярсың әле. А.Хәлим |