ТАПСЫЗ с. 1) Табы булмаган, чиста. «Шулкадәр майга батырмасагыз булмас идеме?» – дип, дәфтәрләрне, тапсыз почмагыннан тотып, җирәнә-җирәнә өскә күтәрделәр. Ф.Җамалетдинова 2) күч. Чиста, пакь, эчкерсез, керсез. Туган халкыбызның тапсыз намусы өчен актык сулышыбызгача көрәшербез. Ш.Маннур |