ТА’ПОЧКА и. рус сөйл. Үкчәсез һәм артсыз җиңел йомшак аяк киеме; башмак, чүәк. Алмаш-тилмәшкә ике ситсы күлмәге, чәч үрергә лентасы, аягына арзанлы ак тапочкасы бар. Г.Әпсәләмов. Мин моңа игътибар иттем: бу инде кич чыгар өчен киенеп куйган – ак кофта, үтүкләнгән юбка, аягында ап-ак брезент тапочкалар. М.Мәһдиев |