ТАПЛЫ с. 1) Таплары булган, тап төшкән. Яңа чагындагы төсе уңып, кырыкмаса-кырык җиреннән тишелгән таплы клеёнка эскәтер өстендәге кәгазьләр арасыннан шәм төпчеге һәм күмерле сургыч таякчыгы күренеп тора. М.Галәү. Эче тулы зар булса да, тәмәке сасысына туенган бу ямьсез бинада кыршылган таплы өстәл янында тупас ирләрнең йонлы колагына түгә торган түгел иде. М.Маликова

2) күч. Саф, эчкерсез, гөнаһсыз түгел. Шунысы шаккатыра: мин бер генә матур минутымны да хәтерләмим. Алар барысы да таплы, нәфрәтле, пычрак. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә