ТАПЛА’У ф. 1) Тап төшерү, таплы итү. Сөйләп бирде: «Улым белән киленемнең фатирлары бик чиста, бик зур. --- Фатирларын таплармын дип куркып, өч көн бүлмәмнән чыкмый утырдым», – дип әйтә [ул]. З.Мурсиев

2) күч. Тап I (4 мәгъ.) төшерү. Инде хәзер, болайга киткәч, яшереп калу, әйтмәү аның өчен мең мәртәбә авыррак булачак, Гөлзада белән аның намусын кешеләр алдында таплаячак иде. Ф.Садриев. Алар «әхлак» сүзенең бәясен төшерә, аклыгын таплый. З.Мурсиев

Таплап бетерү Бик таплау. Тәрәзә араларында, килеп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. М.Галәү

Таплап тору Даими яки әледән-әле таплау; әле, хәзер таплау. Юкса Ирекнең: «Минеке түгел ул бала!» – дип кычкыруы гел колак төбендә яңгырап, намусын таплап торды. Р.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә