ТАПЛАНУ ф. 1) Нәрсәнеңдер өстенә тап төшү; таплыга әйләнү. Чәчәк үсә торган киң болыннар Кеше каны белән тапланган. Ф.Кәрим 2) күч. Рухи сафлыкка, намуска тап I (4 мәгъ.) төшү. – Синең теләсә нинди егет карарлык чибәрлегең, аек акылың, бернәрсә белән дә тапланмаган саф йөрәгең бар, сиңа бәхетне табу җиңелрәк, – ди акыл. Ф.Яруллин. Исемебез тапланса да, Аллага шөкер, дөнья дилбегәсе безнең кулыбызда бит. В.Имамов Таплана башлау Яңа гына таплану; тапланырга тотыну. Ярмөхәммәт бабасының таплана башлаган йөзенә карады. Р.Батулла Таплана төшү Берникадәр таплану. Ак алъяпкыч та атна ахырына берникадәр таплана төште Тапланып бетү Бик нык таплану. Журнал теткәләнеп, тапланып беткән. М.Хәсәнов. Ишегалдында йод белән тапланып беткән җәймәләр, мендәр тышлары җилферди. Г.Әпсәләмов Тапланып тору Әле, хәзер таплану. Кичә булган һәлакәт урыны гына караеп, тапланып тора. Г.Гыйльманов |