ТАПКЫРЛЫК и. 1) Тапкыр (II) булу, зирәклек. Минем аңар каршы ни дип җавап бирергә дә тапкырлыгым җитмәде, эчемнән генә мин: «Аллага шөкер, хәзер минем дә инде бер һөнәрем була башлады бит!» – дип уйладым. Ф.Әмирхан

2) Оста, тапкыр сүз яки кыланыш. Яшь татар интеллигенциясе --- купшы хатын-кызлар арасында кайнаша, көлешә, үткерлекләр, тапкырлыклар чәчә иделәр. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә