ТАПКЫРЛА’У I ф. 1) мат. Бирелгән бер санны икенче бирелгән сан белдергән берәмлек кадәр арттыру. Ул, бик күп тиеннәрне бергә кушып, зур-зур суммалар туплады, расходларны доходлардан чигереп ташлады, әллә нинди зур саннарны тапкырлады, бүлде. А.Алиш. Ә менә өчкә өчне кушкач алты, өчне өчкә тапкырлагач тугыз була. Р.Вәлиев 2) Бер сүзне яки берәр төр шөгыльне берничә мәртәбә кабатлау. Вәли абзый, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Ә.Фәйзи 3) Арттыру, ишәйтү, күбәйтү. Балта тавышын урман, йөзгә тапкырлап, еракка яңгыратты. М.Мәһдиев. Алар халыктан өйрәнергә һәм алган белемнәрен бик күпкә тапкырлап, халыкка кайтарырга тиешләр. И.Гази Тапкырлап алу Тиз генә тапкырлау Тапкырлап җибәрү Тиз арада тапкырлау. Шуны инде, законда каралганча, унга тапкырлап та җибәрсәң! Мәдәни җомга Тапкырлап кую Алдан ук тапкырлау; тиз генә тапкырлау. Һәм әзрәк аркаңны кыздырып алу хакына, әлбәттә, хәләл җефетеңне дә ияртергә ниятләсәң, әлеге бәһане икегә тапкырлап куй. Р.Фәйзуллин Тапкырлап тору Әле, хәзер тапкырлау; гел, һәрвакыт тапкырлау Тапкырлый бару Даими, эзлекле рәвештә тапкырлау Тапкырлый башлау Тапкырларга тотыну. Корбаннар санына тапкырлый башласаң, коллыкка өләшенүчеләрнең саны гына да илле меңгә барып басадыр. В.Имамов. Кыскасы, 1980 сум күләмендә билгеләнгән база тарифын әлеге коэффициентларга тапкырлый башласаң, шактый гына акча чыгарып салырга туры килә. Татарстан яшьләре |