ТАПКЫР II с. 1. 1) Дөрес җавапны, үткер сүзне тиз таба торган, зирәк. Бу илнең иң тапкыр кешесе син идең бит әле! Н.Исәнбәт

2) Бик урынлы, бик үткер әйтелгән (сүз, җавап, фикер, киңәш һ.б.ш. тур.). Тырыш һәм тапкыр сүзле яшь педагогны озакламый яшьләрнең район комитетына чакырып, бүлек редакторы итәләр. М.Кәримов

2. рәв. мәгъ. Урынлы, үткер итеп. Син бик тапкыр әйттең. Г.Бәширов

3. и. мәгъ. Оста сөйләшүче, бик тиз фикер йөртүче, үткер җавап бирә белүче кеше. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак. Н.Исәнбәт. Тапкырлыкта җиңгәч барлык тапкырларны, Кукраеп Исәнбәткә килгән хуҗа. З.Мансур

4. хәб. мәгъ. Туры килә торган, ярашлы, муафикъ. Шушы сыйфатларны автор яңа геройга тапкыр дип күрергә теләде. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә