ТАПКЫР I бәйл. 1. 1) Саннар яки күләмне, чаманы белдергән сүзләр белән янәшә килеп, «мәртәбә, кат, кәррә» дигән мәгънәне бирә. Үзебезне берничә тапкыр бүләкләделәр. А.Алиш. Беренчедән, ул секундка миллионнарча математик һәм логик гамәл башкара, ягъни бездән күп тапкыр җитезрәк. А.Тимергалин 2) тапкырлар ритор. Азмы, ничә сүзләре белән килеп, «бик күп»; «кат-кат» мәгънәсен белдерә. Азмы тапкырлар Хәлил Гөлгенәне ата каз талый башлагач коткарып калды. Г.Гобәй 3) тапкырын, тапкырына, тапкырында, тапкырыннан диал. тарт. форм. Нәрсәнең дә булса янәшәсендә, турысында, каршысында. Мичнең казан тапкырында кош оясы кебек түгәрәкләп ясалган бер урын бар. М.Гафури 2. и. мәгъ. Эшнең башкарылу санын белдерә; кат, мәртәбә, кәррә, дәфга. Без инде тарының бишенче тапкырын утадык. Г.Бәширов. Ләкин алар Атлантиданың мәйданын хисаплаганда 10 тапкырга ялгышканнар ---. А.Тимергалин |