ТАПЁР и. фр. Рестораннарда, бию кичәләрендә уйнаучы музыкант; тавышсыз кинофильмнарны күрсәткәндә уйнаучы пианист. 13 яшендә инде ул кинотеатрда тапёр, ягъни музыкант булып эшли, анда композиция тудыруның беренче тәҗрибәләрен ясый, тавышсыз кино темаларына импровизацияләр тудыра. М.Хәсәнов. Ә тапёрның вазифасы тавышсыз кинолар күрсәтелгән вакытта караңгы залда төрле көйләр башкарудан гыйбарәт икән. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә