ТА’П БУЛУ ф. 1) Очрау, очрату; туры килү; юлыгу. Батырҗан Айсылуның җырлавына соклана, урман чәчәкләрен җыеп бүләк итәргә тели, шул вакытта янар чәчәккә тап була. А.Гадел. Чыганакларга карасак, күп кенә борынгы күрәзәләрнең һәм фикер ияләренең, --- җир йөзенә ниндидер бер куәтле каһарман килеп, адәмнәрне коткарачагы турында әйткән сүзләренә тап булабыз. А.Тимергалин

2) Дучар булу. Аргымактай егет ялчылыкка Ярлылыгы белән тап була. Бәет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә