ТАПА’У I ф. 1) Тамыразык, салам, камыш, агач, чыбык-чабык кебек нәрсәләрне балта яки тапагыч белән ваклау, турау. Ай кыралар урманны, нык кыралар: күпме тырпаешып утырган төпсә, егылган яки киселгән агач, тапап ыргытылган чыбык-чабык! Ә.Әминев. «Кош-кортлар, сарык бәтие, бозаулар тиз үссен дисәгез, --- кычыткан җыегыз, аны тапап бирегез, ә калганын, бәйләп, абзар башына кибәргә куегыз», – диләр иде. Безнең Чирмешән

2) Бик вак итеп кисү, ашау (бөҗәкләр тур.). Гайбәт, көя күбәләге төсле, гаиләнең татулыгын да тапый иде. Н.Гыйматдинова

3) күч. Борчу, газаплап тору. Болай да йөрәкне уй тапый. Р.Габделхакова

Тапап алу Тиз генә тапау

Тапап бетерү Тәмам, бик нык тапау; тапауны тәмамлау. Шунда ук кылычы белән диюнең башын чабып төшерә, гәүдәсен тапап бетерә. Әкият. Алар эш урынына барып җиткәндә, кызлар, килеп, бер чыршыны тапап бетергәннәр иде инде. Г.Гобәй

Тапап тору Әледән-әле яки берөзлексез тапау; әле, хәзер тапау. – Җәмига түти, олы башың белән интегеп йөрмәсәң дә була, анда бер чүмәлә печән калды инде, мин ыргытырмын, Гөлтуташ тапап торыр, төярбез әле, – диде Зөлмир. З.Мурсиев

Тапый төшү Тагын да ныграк тапау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә