ТАПАГЫЧ и. 1) Кайбер төр яшелчәләрне тапау өчен махсус пычагы яки балтасы булган җайланма. «Бусы – электр чөгендер тапагычы, үзем ясадым», – ди ул, тимер «чиләк»кә күрсәтеп. Ватаным Татарстан

2) Чалгы тапау өчен кечкенә сандал. Карт, тапагычы янындагы кечкенә генә печән өеменә сузылып, саплары гына күренеп торган чалгыларның берсен кулына алды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә