ТАП- кис. Кайбер сүзләр алдыннан килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчә. Авыл советы катнашы белән төзелгән бу семьяда нәкъ өч айдан соң тап-таза бер малай дөньяга килде. М.Мәһдиев. Кабартма кебек матур кулы урта бармак сөяген тырпайтып йомарлана да, зәһәр сүздән соң шул урта бармак сөяге синең тап-такыр баш түбәңә чүки. Р.Батулла. – Озак кигән эшләпә башка тап-таман була дигәндәй, без менә хатын белән чөкердәшеп яшибез, – диде Миңнехан, киң күңелле булырга тырышып. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә