ТАП I и. 1) Берәр өслекнең төсе, тоны, яктылыгы белән аерылып торган өлеше. Бит урталарына кызыл таплар чыккан бер чандыр кеше, кепкасын учына йомарлап, трибуна өстендә озак җилкенде. И.Гази. Маңгаенда аның [айгырның] уч төбедәй генә ак табы – йолдызы бар. Н.Фәттах

2) Берәр өслектә нәрсә дә булса агып, түгелеп буялган, пычранган урын. Әйе, бала тапны кырып алмак була, Нәтиҗәдә бөтен өсте каймак була. З.Мансур. Ак эскәтердә лимон табы кебек кенә кояш беленеп тора ---. К.Кәримов

3) Пыяла яки ялтыравык өслектә кул, бармак эзе. Пенснәне кесәсеннән алып, ак яулык илә сөртеп, күзлекнең бер дә табы калмаганлыгыны ут яктысына тотып, бик дикъкатьләп карап кигәннән соң, --- алтыннарны тотып, әйләндереп карап тамаша кыйлырга кереште [ул]. Г.Камал

4) күч. Оятлы итә торган нәрсә; кимчелек, җитешсезлек; хата. Соңгы тамчы каным тамса, тамсын, Тик антыма таплар кунмасын! М.Җәлил

Тап төшерү Яхшатка, намуска, данга зыян китерү, пычрату. Шунда ул, яралы булса да, иптәшләрен ташлап китәргә хакы юклыгын, әгәр дә ташлап китсә, намусына гомер буе юып ала алмаслык тап төшерүен бик яхшы аңлады. Г.Әпсәләмов. Әйе, Бөек Ватан сугышы чорларында үзләренең исемен тутыкмас данга күмгән совет хәрби диңгезчеләренең матур традицияләренә мыскал да тап төшерергә ярамый. А.Хәсәнов. Тап төшү Кемнең дә булса намусы пычратылу, абруе төшү. Хәмидә апаның намусына да тап төшмәс, тормышы да җимерелми калыр иде. В.Нуруллин. Сездә калсам, синең намуслы, саф исемеңә тап төшүе бар иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә