ТАҢЧЫЛЫК и. тар. 1905 – 1911 елларда татар эсерларының татарларның милли, сәяси һәм рухи мөстәкыйльлеге фикерен алга сөргән, рәсми органы «Таң йолдызы» газетасы булган иҗтимагый-сәяси оешма. Гаяз Исхакый иҗатының «таңчылык» дәверендә дә (1905–1911), «Таң йолдызы» газетасы битләрендә һәм әдәби әсәрләрендә халыкчылык мотивларын яктыртуга зур урын бирелә. Р.Ганиева. «Таңчылык» чорында ул [Г.Исхакый] социализм идеяләре белән саташып йөри, эсерлар алга сөргән террорчылык белән дә мавыгып ала. Т.Галиуллин |