ТАҢЧЫ II и. тар. Таңчылык тарафдары. Таңчылар, --- рус народниклары кебек, авылларга йөреп, митинглар үткәрәләр, крестьяннарга сәясәт турында газеталар укыйлар, шәхес азатлыгы һәм җир мәсьәләләрен аңлаталар, үз хокуклары өчен тартышырга өндиләр. Р.Ганиева. Таңчылар сәясәтен нигездә хупласа да, Тукай, уйламыйча, теләсә нинди идеягә ортодоксларча, кырмавык кебек ябыша торган, куштаннар дәрәҗәсенә төшә торган зат түгел, аның һәр шәйгә үз бәясе, үз мөнәсәбәте бар. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә