ТАҢ-ТАМАША җый. и. Бик гаҗәп хәл, күренеш, вакыйга, хәйран калырлык нәрсә ◊ Таң-тамаша(га) калдыру Таңга калдыру, гаҗәпләндерү; нык гаҗәпләндергән нәрсә булу. Болгарскаяның әби-Галчиха ролендәге осталыгы бөтенләй таң-тамашага калдырды. Ш.Әхмәдиев. Таң-тамаша(га) калу Таңга калу, хәйран калу, гаҗәпләнү. Илгизәрләр үз йортларына, үз илләренә кайтып, Болгар иле, Алтын кала, Алмас хан сарайлары турысында таң-тамаша калып сөйлиләр, тыңлаучыларның исләрен китәрәләр иде. Ш.Әхмәдиев |