ТА’Ң СУЫ и. этн. 1) Таңнан, кеше уянмас борын чишмә, кое кебек табигый чыганактан алынган, сөйләшмичә, дога укып алып кайтылган, йолаларда файдаланылган, шифалы дип саналган су. Иртүк торып, чишмәгездән Алып кайт син таң суы, Сөттәй битләреңә төшсен Җитмеш таңның алсуы. Ш.Галиев. Кояш чыгып, иң беренче нурлары су өстенә төшкән вакытта, күз тиюдән, төрле авырулардан дәвалау һәм өшкерер өчен, таң суы алалар. И.Закирова

2) Таңда яки таң атмас борын җыеп алынган, шифалы дип саналган чык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә