ТАҢЛАНУ ф. 1) Гаҗәпләнү, таң калу. Тиргәшчегә тиңләшмә, талашчыга таңланма. Әйтем

2) Соклану. Язачак сүзне үз телебез илә генә матур итеп, кеше яратып, таңланып тыңларлык итеп язу бер дә күренмидер. Шура. Сүзе шулдыр, үзалдында сөйләнәдер таңланып: «Кичә кызым кайгылы иде, бүген йөри аңланып». Г.Рашиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә