ТАҢКУЧАТ и. этн. 1) Мишәрләрдә кияүгә чыгучы кызның туган йортыннан китәсе көннең таңында дус кызлары белән бергә туган йорты белән саубуллашу җыры җырлау йоласы. Туйлар узган саен таңкучатта катнашучы кызларның саны азая барган. Чөнки инде «тормышлы» хатыннар таңкучатка килеп йөрмәгәннәр. Р.Әхмәтьянов

2) Шул йола буенча җырлана торган җыр. --- сыктаулар үзләренең туй йоласындагы ояларын югалта башлыйлар. Шул ук таңкучатның да соңыннан теләсә кайчан, туй дәвамында башкарылуы бик ихтимал. Р.Мөхәммәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә