ТАҢ II хәб. сүз. иск. 1. Мөкиббән китү, соклануны белдерә. Калган күлгә – бака хан. Бай хатынына – ялчы таң. Мәкаль

2. с. мәгъ. Сокландыргыч, гаҗәеп матур. Таң, таң ата, чулпан калка, Чулпан таңны уята. Җыр

Таң булу к. таң калу. Таң итү к. таң калу. Таңга калдыру к. таң калдыру. Адәм балалары арасында шундый да акыллылары бар ки, алар үзләренең булдыклы, әдәпле, гыйлемле булулары белән таңга калдыралар. Ф.Яхин. Таңга калу к. таң калу. Тирәннәнрәк уйлый төшсәң, таңга калырлык бит: тирән эчтәлекле, укып туймаслык китап иҗат иткән. М.Хәсәнов. Җыр көенә уйный дулкыннар, Таңга калып, таллар баш ия... Р.Сәйфетдинов. Таң калдыру Гаҗәпләндерү; сокландыру. Кичә генә җомга намазында барыбызны таң калдырган мулла абзый ничек инде җыен көнендә генә авырып китсен ди. Г.Галиева. Ул мине теге чакта ук медицина гыйлемен яхшы белүе белән таң калдырган иде. З.Мурсиев. Таң калу Бик нык гаҗәпләнү, хәйран калу; соклану, мөкиббән китү. Яшь мулланың Коръән укуын үтенгәннәр. Егет һич ялындырмыйча укыган. Мәкаме шулкадәр матур икән ки, ишеткән бөтен авыл халкы таң калган. Ә.Баян. Кулы бәйләнгән һәм аягына да баса алмаган Стакайны күргәч, алар бөтенләй таң калдылар. И.Хуҗин. Таң кату к. таң калу. Диләрә Илалетдинова дигән матур тавышлы, нәфис-нәзакәтле җырчының да махсус музыка белеме юк, әмма моңына таң катарлык! Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә