ТАҢ I и. 1) Кояш чыгар алдыннан көнчыгыш ягыннан таралган яктылык; иртәнге шәфәкъ. Сыек кына итеп җәелгән таң яктысында томан эченнән фин солдатлары атлыйлар иде. З.Зәйнуллин. Инде офыкта таң беленә башлагач (биредә таңнар бик иртә ата икән), Игорь, бөтен нәзакәтен, илтифатын туры китереп, Нурисәне бүлмәсенә озатып куйды... Г.Галиева

2) Кояш чыгар алдыннан караңгылык таралу, яктыру вакыты, кояш чыгу мизгеле; көннең төн белән иртә арасындагы өлеше. [Сандугач:] Чут-чут, чут-чут, Минем җырым таң турында. Җырым туа таң нурында, Чут-чут, чут-чут, трил-трил, чут-чут. Т.Миңнуллин. Язмыш – таң кебек: башы бар, ахыры юк... Г.Гыйльманов

Таң аттыру 1) Таң атканда уяу булу, таң атканны күзәтеп тору. Ак бабай белән атлар көтәргә баралар да шунда кунып калалар иде, көтүче куышында таң аттыралар, офык артыннан кояш калыкканын күзәтәләр... Г.Гыйльманов; 2) Таң җиткәнне көтеп алу. Әйе, кайчагында менә шуларны уйлыйсың да үзеңнең йокыларың кача, таң аттыра алмыйча интегәсең... А.Тимергалин. Бүтән күрмәсәм, үлермен кебек тоелды, көчкә таң аттырдым, икенче көнне очратканда, мин инде аны беркайчан беркемгә бирмәячәгемне аңладым. З.Кадыйрова. Таң ату Кояш офык сызыгыннан күтәрелмәс борын, күк йөзендә яктылык барлыкка килү. --- бервакыт лаштыр-лоштыр атлап килгән берәүнең нәкъ безнең машина янында туктап калуы сискәндереп җибәрде: таң ката нишләп йөри бу бәндә? Н.Гамбәр. Таң сарысында диал. Таң атыр-атмас. Сабый чагында изелеп, ишелеп, бишек йокысы белән йоклар урында йомык күзләр белән таң сарысында маллар куган Карлыгач боларын да аңлый. А.Хәлим. Таң сызылу Офык сызыгында яктылыкның беренче билгеләре күренә башлау. Чорма тәрәзәләрен алландырып таң сызылганда, Фәхерниса карчык ат абзарларына барып җитә. М.Мәһдиев. Таң сызыла башлау белән торып, атларны җиктек, әйберләрне төядек тә кайтырга чыктык. В.Нуруллин. Таң тишеге туп. Төн белән таң арасы, иртәнең башланып җитмәгән вакыты. Таң тишеге белән вокзалга төшеп, электричкага утырып та киттек. Г.Гыйльманов. Таң тишеге белән шалтырату килешеп бетмәс. М.Кәбиров. Таң тишегеннән туп. Бик иртә, иртә таңнан ук. Әмма таң тишегеннән бөтен авылны дер селкетеп йөрү килешмәс дип, Укмас басу капкасы төбендә тукталды ---. В.Нуруллин. Бүген таң тишегеннән районга чакырттылар әле. З.Хөснияр. Таң туса (туды исә, туган саен) Һаман, гел, һәр көнне, Ходай бирмеш көн. Бурычтан башым чыкмый. Шул бер борчу, таң туса... Әҗәткә сорамас идем, Китапларым сатылса. К.Булатова. Таң туу Таң ата башлау. Елмая һәр көн кояш, сызылып офыктан таң тугач... Кич көмеш ай калка офыктан, бишегенә яткач кояш... Г.Сөнгати. ...Җил тынган, Су тынган. Таң туган. Төн узган. И.Юзеев. Таң яру Офыкта сызык рәвешендә генә яктылык барлыкка килү. Китәр вакытым минем җитә бара, Уйла-кара, җаныем, таң яра. Җыр. Таң ярылу к. таң яру. Шул вакыт дөнья йөзен каплап торган Пәрдә күтәрелде, таң ярылды. Ыргылып чыкты нурлар таң яныннан ---. Н.Думави. «Таң ярылу» очрагында яру сүзе белән борынгы төркидәге ярук/йарук – «яктылык» сүзе арасында параллель үткәреп була. А.Тимергалин. Механизатор әтиләребез көнен һәм төнен кырдан кайтмыйча җир сөрделәр, иген үстерделәр, әниләребез таң ярылганнан алып кичкә кадәр ферманың авыр хезмәтендә чиләнде. Г.Шиһапова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә