ТАНЫШУ ф. 1) Берәр нәрсә турында мәгълүмат алу, белем туплау. Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һәр почмагы белән таныштылар. А.Алиш. Ә математика, механика, химия кебек фәннәрдән татарча дәреслекләр төзүчеләргә мин иске китапларда, заманында мәдрәсәләр өчен язылган дәреслекләрдә очрый торган терминнар белән --- танышырга киңәш итәр идем. А.Тимергалин

2) Берәр рәсми кәгазьне, документны махсус рөхсәт белән карау, өйрәнү. Соңгы елларда, авыллар тарихын язар алдыннан, байтак кына дәүләт архивларында булып, бу мәсьәләгә кагылышлы материаллар белән танышырга туры килде. Кәеф ничек?

3) Кем белән дә булса танышлык мөнәсәбәтләренә керү. Миңа Осланда Гариф исемле бер әфәндене күрергә һәм аның белән танышырга кирәк иде. Ф.Әмирхан. Гәүһәршад яшь кәләш белән мәҗлестә генә күрешеп танышырга булды. М.Әмирханов

Таныша бару Эзлекле рәвештә танышу. Мондый хәбәрләр белән таныша барган саен, әтием алдындагы счётның бер төймәсен шалт итеп тартып куя килде. А.Хәсәнов

Таныша башлау Танышырга тотыну. Ләкин гуннарның биредәге тормышлары белән таныша башлагач, алай дип язарга да, әйтергә дә кыймады Приск. М.Хәбибуллин

Таныша тору Әлегә танышу. Әйдә, ашыкмыйк әле, күңел дәфтәрләренең миндәгесе белән таныша торыйк. Ф.Садриев. Мин килгәнче, ул анда юлларын өйрәнә, таныша тора. Р.Вәлиев

Таныша төшү Бераз гына танышу; тагын да тирәнрәк танышу. Соңрак, бераз таныша төшкәч, үзем сорап алырмын. Ә.Баян. Бу мәсьәләдә минем башта ук үз фикерем бар иде, фаҗигале вакыйгалар агышы белән таныша төшкәч, ул фикер тагы да ныгыды. Безнең гәҗит

Танышып алу Тиз генә танышу. Кай ара Галя белән танышып алган. А.Алиш. Чыннан да, Вера бу мизгелдә өйдә юк иде, тиз арада танышып алган кызлар белән ул мәш килә. З.Мурсиев

Танышып бару к. таныша бару. Болгар укучысы чит ил әдәбиятлары казанышлары белән вакытында танышып бара аламы? Т.Әйди. Шул ук вакытта үзлегеннән дә күп укып, авыл хуҗалыгына кагылышы булган яңалыклар белән танышып бара [ул]. В.Нуруллин

Танышып бетү Барысы белән дә танышу; җитәрлек дәрәҗәдә танышу. Инде шактый яхшы танышып беткәч, гадәти сөйләшүдән чыгып китеп, дин турында гәп кузгалып китә иде. З.Мурсиев. Ул шәһәргә килгән беренче көнендә үк, ишектән дә чыкмыйча, йорттагы бөтен кеше белән диярлек танышып бетә язды. И.Нәбиуллина

Танышып җибәрү Тиз генә танышу. Әйдә, танышып җибәр ---. Н.Әхмәдиев

Танышып җитү к. танышып бетү. Башкалар арасында, дачада егетләрнең күплеген, хәзер инде аларның һәммәсе белән үзенең танышып җиткәнлеген Лиза үзенә бертөрле кәефләп сөйләде. Ф.Әмирхан

Танышып китү Җае чыккан арада танышу. Кунаклар арасында шау-гөр килеп бара торгач (безме күреп алдык, алармы безне күреп алды), якында гына утырган ирле-хатынлы кешеләр белән танышып киттек. Ф.Хөсни. Язга таба алар танышып китәләр. А.Тимергалин

Танышып кую Алдан ук танышу. Танышып кую яхшы булыр, – дип сүз башлады ул, өченче тапкыр танцыга чыккач. Д.Каюмова

Танышып тору Даими яки әледән-әле танышу; әле, хәзер танышу. Аларга нигә танышып торырга, алар болай да бер-берсен би-ик күптән беләләр. Ә.Еники

Танышып узу Берәр эш-хәл, сүз барышы уңаеннан танышу. Нәтиҗәсе белән без инде танышып уздык ---. В.Имамов. Тәнкыйтьченең сәнгатьчә гүзәллеккә (категория прекрасного) мөнәсәбәте белән танышып узу да кызыклы булыр. Р.Мөхәммәдиев

Танышып чыгу Рәттән, башыннан ахырына кадәр барысы белән дә танышу. Икенче көнне эшкә килгәч, ул, авыру янына кереп, өр-яңадан танышып чыкты. Г.Гыйльманов. Ләкин 35 ел әдәбият дөньясында кайнау дәверендә мин татар язучыларының күбесе белән танышып чыктым һәм дуслаштым... Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә