ТАНЫШТЫРУ ф. 1) Берәр нәрсә турында мәгълүмат бирү, таныту, хәбәрдар итү. – Безнең мәчеттә сезгә бик гаҗәп тоелыр, муллаларның вәгазе дә, клубтагы тәбрик мәҗлесе дә, театрлар, концертлар да... әлхасил, һәммә нәрсә дә сезгә бик гаҗәп тоелыр, – дип, иртәгә үзенең таныштырачак җирләренә кагылышлы бераз сөйләде [ул]. Ф.Әмирхан. Сафагәрәй Казандагы теләктәшеннән хәбәр алган иде, бине шуның белән таныштырырга ашыкты. М.Әмирханов 2) Кемне дә булса икенче берәү белән таныш итү, исемнәрен әйтеп бер-берсенә күрсәтү. – Рәхмәт, – диде теге һәм үзен Аланлы МТСының директоры Зәйнуллин дип таныштырды. Г.Минский. Патша исә һәрбер очраган кешене: «Менә минем булачак хатыным, җир йөзендәге иң гүзәл зат шушы була инде, таныш булыгыз», – дип таныштырган. Г.Гыйльманов Таныштыра бару Эзлекле рәвештә таныштыру. Наилә ханым юлда шәһәр тарихын татар халкы белән бәйләп, таныштыра бара. Н.Гариф. Муса аны әдәбият-сәнгатькә кагылышлы һәр эш белән таныштыра бара иде. Казан утлары Таныштыра башлау Таныштырырга тотыну. Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр, берсен берсе уздырырга тырышып, Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар ---. М.Галәү. Икәүдән-икәү генә калгач, Бариәхмәт кунакны үз эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары белән таныштыра башлады. М.Хәсәнов Таныштырып алу Тиз генә таныштыру. Ул кемгә сүз кушса, шуның белән таныштырып та ала. К.Тимбикова. – Рәхим итегез, түргә узыгыз, аяк киемегезне салмагыз, үзем дә туфлидән йөрим, – диде ул, шул арада Әмирҗан исемле икәнлеген әйтеп, үзе белән таныштырып та алды. Ф.Садриев Таныштырып бару Даими таныштыру. Һәр яңа китап, әдәбияттагы яңалыклар белән балаларны нәкъ менә ул таныштырып барырга тиеш лә! Г.Әдһәмова Таныштырып китү Тиз генә таныштыру; җае, уңае чыгып таныштыру. Рөхсәт итегез сезне артистларыбыз белән таныштырып китәргә! Г.Каюмов. Корбан белән якыннанрак таныштырып китмәссеңме? Ф.Бәллүр Таныштырып кую Тиз генә, җиңел генә таныштыру. – Таныш бул, Хәлим, бу Флюра була, быел гына университетның филология факультетын тәмамлады, – дип, аларны бер-берсе белән таныштырып та куя [ул]. Ф.Мөслимова Таныштырып тору Даими яки әледән-әле таныштыру; әле, хәзер таныштыру. Кичкә кадәр күрше-күләннең хәл-әхвәлен белешеп, яңалыклар белән таныштырып тора. Р.Галиуллин. Шуңа күрә республикада, илдә барган яңалыклар белән таныштырып тору – аның бурычы. Өмет Таныштырып үтү Сүз уңаеннан, нәрсәдер барышы белән бергә таныштыру. Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга белән таныштырып үтәм. Г.Кутуй. Форсаттан файдаланып, китап укучыларыбызны да таныштырып үтик әле җиңүчеләребез белән. Т.Нәҗмиев Таныштырып чыгу Һәммәсе белән дә таныштыру; тулысынча таныштыру. Ишегалдындагы каралты-кура белән таныштырып чыккач, хуҗа кеше кунакларны өйгә керергә чакырды. М.Галәү. Барысы да табын тирәли утырышкач, Идекәй өлкән хатын белән һәммәсен дә таныштырып чыкты. М.Хәбибуллин |