ТАНЫШЛЫК и. 1) Үзара таныш булу. Ялгышасың, тәкъсир, андый адәмнәр белән танышлыгым юк минем. М.Галәү. Шул аерылудан безнең танышлык онытылган иде. М.Әмир 2) Таныш-белешләр күп булу. Кыскасы, танышлык оҗмахка да кертә, гүрдән дә чыгара. Ф.Садриев 3) Нәрсәнедер күргән, белгән, анда күпмедер яшәгән, торган булу. Иптәшләр исә күлнең, тирә-якның матурлыгыннан, танышлыгыннан бигрәк җил булмауга куаныштылар; чөнки җил-давыл булса, күл тулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлыйлар. Г.Ибраһимов 4) Нәрсәне дә булса җитәрлек дәрәҗәдә белү. Кошлар белән танышлык чамалы булганлыктан, без бу кошчыкларның нинди заттан икәнлекләрен белмәдек. Ә.Моталлапов. Фоат Миңлеәхмәт улы һәм Шәмсия Гатуф кызының иҗатлары белән күптән танышлыгым бар иде. Т.Нәҗмиев |