ТАНЫШ с. 1. 1) Кем икәнлеге анык билгеле булган, күргән-белгән, ишеткән. …Баштан үткән еллар, таныш кешеләр, аларның фигуралары, экранда алмашынып торган күренешләр кебек, бертуктамый алмашынып торалар. А.Алиш. Илчелекнең сәркатибе сыйфатында эш иткән Ибне Фазлан – безгә байтактан таныш шәхес. А.Тимергалин 2) Электән белгән, мәгълүм булган; күнегелгән. Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны. М.Җәлил. Чү, кайдандыр Газинурга бик яхшы таныш озын-озын зырылдау бер нечкәргәндәй була, бер тагын да калыная төшә. Г.Әпсәләмов. Әйе, Фазылга таныш, бик таныш изге җыр бу! Ф.Яхин 2. и. мәгъ. Күргән-белгән, кем икәнлеге билгеле булган кеше. Көянтә-чиләкләрне элеп, суга барырга чыгасың, юлда танышлар очрый. А.Алиш. Югыйсә минем бер танышым әйтмешли, татар күрмичә ышанмый. Ф.Яхин 3. хәб. сүз 1) Күптән билгеле, танылган хәлдә. Таныш миңа сугыш газаплары. З.Мансур. Адресны язган кул һич таныш түгел, һәм конверт бик юка иде. Ә.Еники 2) Хәбәрдар. Чәчү, җир сөрү эшләре белән дә мин бик яхшы таныш. Ш.Камал |