ТАНЫТУ ф. 1) йөкл. юн. к. тану . Яшерен дусның кем булуын, ни өчен үзен танытмаска тырышып йөрүен беләсе килде. Г.Гобәй

2) Кемнең дә булса исемен һ.б. әйтеп таныштыру. Ул яңа килгән егетләрнең сумкаларын алып, сәкегә үз урыны янына урынлаштыргач, аларны мондагы иптәшләренә дә таныткан булды ---. Ш.Камал

3) Өйрәтү, белем бирү. Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин сабагы укытудан коткарды. М.Галәү

4) Нәрсәне дә булса аңлатып, күрсәтеп тору. Үсемлеккә бай төбәктә аларның ак кар белән капланган чип-чиста йөзләре биредә су булуын әллә кайдан танытып, гаҗәп матур булып күренә иде. З.Мурсиев

5) Асылын, үзенчәлекле сыйфатын белдерү, үз-үзен күрсәтү. Үзен бау ишүче дип таныткан иде [танышы]. М.Галәү. Бу мөртәт гомере буе астан кисеп өстән ямады, халыкның күзенә төтен җибәрде, үзен кочак-кочак буш вәгъдәләр бирүче авантюрист итеп танытты. Ф.Садриев

6) сөйл. Үзен кабул иттерү, үзен билгеле бер сыйфатта танытырга мәҗбүр итү. Туры килерсең әле, танытырмын әле мин сиңа кем икәнлегемне. А.Шамов. Танытам мин аларга, – дип шәпләнде Шәүкәт, – минем алда биеп кенә торачаклар, күр дә тор. К.Кара

Таныта башлау Танытырга тотыну. Шуңа карамастан кеше рәхәтләнеп үзен булдыклы, намуслы, мөрәүвәтле герой рәвешендә таныта башлый. Т.Әйди

Таныта төшү Тагын да бераз таныту

Танытып бару Акрынлап, даими рәвештә таныту

Танытып килү Билгеле бер вакытка кадәр даими, эзлекле рәвештә таныту. Алар төрле фокуслар ярдәмендә үзләрен сихри көчләр хуҗасы итеп танытып килгәннәр. Р.Гарифуллин. Олы Кайбыч мәктәбенең хоккей командасы үзен республика ярышларында 2008 елдан бирле танытып килә. Кайбыч таңнары

Танытып тору Даими яки әледән-әле таныту; әле, хәзер таныту. Чөнки аларның һәммәсе диярлек, төзелеш кәгазьләренә кул куйдырырга дип, Кадрия каршына килеп, үзен танытып тора. В.Имамов. Татар осталарының данын халыкара күргәзмәләрдә ул еш танытып тора. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә