ТАНЫЛУ I ф. 1) төш. юн. к. тануI. Дөньяның кыйммәтләре чагыштыруда таныла. Л.Ибраһим-Вәлиди

2) Кемне яки нәрсәне дә булса аерым билгеләреннән танырга мөмкин булу. Алдагыларның Әсма белән Госман икәнлеге сыннарыннан вә ишетелеп киткән тавышларыннан таныла иде. Ф.Әмирхан

3) Шартлы билгеләрне яхшы, ачык аңларлык булу, уку мөмкин булу. Кәрим: «Я, ярар инде шунда, язуы танылса җитәр». Г.Камал. «Антыма», «ирәнемә», «бөлген» сүзләре таныла монда. Ф.Мөслимова

4) Берәр сыйфатка ия дип билгеләнү, исәпләнү. Болгар нәрсәләре чит ил базарларында атаклы, һәркемгә ошаулы нәрсәләр булып танылалар. Ш.Әхмәдиев

5) Табылу, билгеле үзенчәлеккә ия булуы раслану. Союзның губерна съезды тарафыннан Хәйринең әтисе Мохтар абзый эш батыры дип танылды һәм күп кенә бүләкләр белән тәбрикләнде. Ш.Камал

6) Дан казану, билгеле, мәшһүр булып китү. Тарихта ул Бөек Болгар дип таныла. Р.Батулла

Таныла бару Торган саен күбрәк танылу. Рим империясе җимерелүгә йөз тота, ә менә Византия империя буларак дөнья халыкларына таныла бара. М.Хәбибуллин

Таныла башлау Әле генә танылу алу. Училищедан киткәндә, районда гына түгел, республикада да таныла башлаган идем инде. М.Кәбиров

Таныла тору Һәрберсе даими, бер-бер артлы танылу. Ни хикмәт, аларның яңалары туа, таныла тора. Ватаным Татарстан

Таныла төшү Тагын бераз танылу

Танылып алу Тиз арада танылу. Җитмешенче еллар башында ул Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау өлкәсендә танылып ала ---. Л.Хәмидуллин

Танылып бару к. таныла башлау. Шигырьләре белән танылып баручы егетне әдәбият-сәнгать бүлегенә эшкә алдылар. Г.Гомәр

Танылып бетү Нык танылу, һәркемгә танылу. Балык Бистәсеннән Казан каласына килеп эләккән Рөстәм, үзен Шәкерт дип атап, бөтен Рәсәйгә танылып бетте. Шәһри Казан

Танылып җитү к. танылып бетү. Аларга инде бу кара чәчле егет үзләренең сөекле яшь язучылары булып яхшы ук танылып җиткән иде. М.Җәлил

Танылып йөрү Әйтелгән, сөйләгән вакытта танылу. Безнең арада моңарчыга кадәр каты бәгырьле усал малай булып танылып йөри иде [ул]. Ә.Еники

Танылып килү Әле яңа таныла башлау. Ә Маратның инде тирә-юньдә гармунчы, спортчы буларак танылып килгән чагы. Д.Гыйсметдин. Ул Уралда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә төрле күргәзмәләрдә катнашып танылып килә. Казан утлары

Танылып китү Кисәк танылу. Ләкин якынрак танышкач, мин аның кайчандыр хуҗалык эшләрендә эшләп йөргәнен, тик соңгы вакытларда гына курайчы булып танылып киткәнен белдем. Ә.Еники. Унөч яшендә [ул] Троицк шәһәрендәге туганнарына китеп, тегүчелек эшенә өйрәнә һәм танылып китә. Т.Нәҗмиев

Танылып кую Кинәт танылу; азга гына танылу. Шулай көтмәгәндә генә Франциянең киң җәмәгатьчелегенә танылып куйган яшь маэстро ---. А.Хәсәнов

Танылып тору Даими танылу; әле, хәзер танылу. Ул фотолардагы ир кешенең яшьлегенә-өлкәнлегенә карамыйча, һаман да шушы агай икәнлеге танылып тора. К.Кәримов. Мәктәп автобуслары ерактан танылып тора. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә