ТАНЫКСЫЗ рәв. 1. 1) Таныктан башка; шаһитсыз. Таныксыз гына башкарып чыгу

2) Танырлык түгел, танылмаслык хәлдә

2. с. мәгъ. 1) Таныгы, шаһиты булмаган. Таныксыз җинаять

2) Танырлык булмаган, танымаслык. Таныксыз язу

3) Билгесез; анык билгеле булмаган, исбатланмаган. Атасын сорасаң – таныксыз, анасын сорасаң – белексез. Әйтем

4) Мәгънәсе ачык булмаган. Таныксыз сүз иярсез ат кебек. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә