ТАНЫКЛЫК и. 1) Шаһитлык; танык, шаһит, гуаһ булу. Бала таныклыкка ярамый, аның сүзен дәлил итмә. Н.Исәнбәт

2) Берәр факт, вакыйга-хәл турында шунда булган кешенең хәбәр итүе, мәгълүмат бирүе. Синең хәлне ул бишектә килеш күрде, Синең өчен ул таныклык бирә белде, – Ни сәбәптән сиңа лаек түгел имди?! Кол Гали. – Алланың берлегенә вә аның пәйгамбәре Мөхәммәд булуына таныклык китерәм! – дип белдерде [ул]. Ф.Яхин

3) Судта шаһит күрсәтүләре, таныклама. Шуннан соң судьялар киңәшкә кереп киттеләр дә, бераздан чыгып, Хафизның акланганлыгын, Кәрим иярченнәренең ялган таныклык биргәнлекләре өчен судка биреләчәкләрен әйтеп, ябарга алып киттеләр. Г.Камал

4) Юридик мәгънәгә ия булган берәр фактны раслый, яки шәхеснең нәрсәгә дә булса хокукын күрсәтә торган рәсми документ, шәһадәтнамә. Бөтенесе: килен дә, оныклар да паспорт, туу турындагы таныклык юнәтеп ерак юлга чыктылар, карчык исә үз нигезендә калды. М.Мәһдиев. Курсантларга сержант дәрәҗәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде. Ф.Хуҗин

5) Нәрсә турында булса да анык мәгълүмат; раслама. Мәкаль нине дә булса раслый, таныклык бирә, ышандыра яки кире кага. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә