ТАНЫКЛЫ с.1) Танылган, мәшһүр, билгеле. Анда бөтен дөньяга таныклы Азатлык сыны тора. Казан утлары. Студентлар узган йөзьеллыкта яшәгән таныклы балериналар: Матильда Кшесинская, Агриппина Ваганова, Анна Павлова һәм Галина Улановалар тормышы белән якыннан танышты. Бөгелмә авазы 2) диал. Танытып торган берәр тамгасы булган. Бу сыерның таныклы билгесе бар: бер мөгезе сынган |