ТАНЫКЛА’У ф. 1) Күргән вакыйгаларны танык итеп хикәяләү. Без ошбу намәгә кул куючылар --- олуг падишаһыбызның мәрхәмәтле вә тугрылыклы түрәләренә шуны таныклыйбыз: Мөхәммәтсалих улы Таҗетдин Миңлебаев – безгә үзенең инсафсызлыгы вә әдәпсез гадәтләре белән күптән мәгълүм адәмдер. М.Галәү 2) Нәрсәнең дә булса дөреслеген раслау. Иң ахырда Фәйзулла куштан: «Мин, силски староста Фәйзулла Җамалетдин углы, гуаһлап кулым куйдым һәм таныклап кәҗүнни мөһер бастым», – дип язды. М.Галәү Таныклап тору Әле, хәзерге вакытта таныклау |