ТАНЫКЛАМА и. 1) Таныкның булган вакыйга-хәлләр турында хикәяләве. Таныкламага таянып җинаятьчене ачыклау

2) Белешмә, таныклык кәгазе; таныкнамә, шәһадәтнамә. Өч-дүрт мәкаләм басылып чыккач, мине «На страже Родины» редакциясенә хәрби корреспондентлар киңәшмәсенә чакырдылар һәм штаттан тыш хәрби хәбәрче таныкламасы биреп җибәрделәр. В.Нуруллин. Гали машинадан чыга-чыгышка ук хезмәткәргә берьюлы ике таныклама суза ---. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә