ТАНЫК и. 1) Берәр эш-хәлне, җинаятьне күреп, белеп, шуны раслаучы кеше, шаһит. Габдуллиннарга кич белән Байчурин ике танык һәм берничә милиционер ияртеп килеп кергәч, хуҗа каушый калды. Т.Әйди. Күктә – кояш танык, җирдә – Итил танык: бабам, атам туган чакта Итилнең үрге агымы – Ука суынача, түбән агымы – Кызлар тавынача, Чулманның Ала Бука катауга тикле барлык җир-сулары Болгарныкы булган. Н.Фәттах 2) диал. к. таныклык (4 мәгъ.). Инде балам туды. Тууы турында танык алдым. Х.Сарьян |