ТАНУ I ф. (таны, таный, таныр, таныячак) 1) Электән күргән-белгән кемне яки нәрсәне дә булса, яңадан очрашкач, шул үзе икәнен аңлау, белү. Аксыл чәчле чибәр генә бер кыз, әсирләр төркеменә якын ук килеп, кемнедер танырга теләгәндәй, һәр кешегә текәлеп карап, тирәбездә озак кына әйләнгәләп йөрде. Ф.Хуҗин. – Бәй, бу синме әллә, килендәш, танымый да торам! – диде гаҗәпләнеп Илүзә. З.Мурсиев

2) Кемне яки нәрсәне дә булса күреп белү, элек таныш булган билгеләреннән белеп алу. Ни күзе белән күрсен, рәсемнең астында «Габделкаюм Насыйри» дигән язу тора. Хәзрәт сурәтне дә таныды ---. Ф.Әмирхан

3) Үзенчәлекле билгеләреннән кешенең кемлеген, предметның нинди төрдән булуын яки аның иясен билгеләү. Нәфисә хатның кемнән булуын адресыннан ук таныды да, алырга да, алмаска да белмичә, беравык икеләнеп торды. Г.Бәширов. Атлавыңнан түгел, Җырлавыңнан таныйм. Якты сагыш тулы Җырларыңнан таныйм. Ф.Зыятдинова

4) Хәрефләрне, шартлы билгеләрне белү, язылганны укый алу. Бу вакытта Җиһаншага унике яшь тулып, Фатыйма абыстайга сабакка йөреп, иҗек танып, сүрәгә төшеп, «Бәдәвам», «Кисекбаш» китапларын да җырлый башлаган иде. З.Һади. Бала тирә-юнь белән кызыксына башлаган, инде хәреф танып маташа... А.Тимергалин

5) Берәр нәрсәнең тышкы билгеләреннән аның асылын, төп сыйфатын, үзлеген билгеләү. Моның өчен иң элек малларны аера, таный белергә кирәк, әйе, дөрес карау шуннан башлана. Ә.Еники

6) Кешенең характерын, холкын, кешелек сыйфатын күрә, аера белү. Молодец, кешене таный беләсең икән! В.Нуруллин. Дөнья гаме белән күңел гамен аерырга өйрәндем. Кешеләрне танырга өйрәндем... Г.Гыйльманов

7) Дөньяны, яшәеш-тормыш, чынбарлык күренешләрен аңлый белү. Дөньяны таныган – карт булыр, юлны таныган – ат булыр. Мәкаль

8) Килешү, ризалашу, кабул итү. Укытучы башка берни әйтми, ләкин малайлар төшенәләр, гаепләрен таныйлар, һәм Нургали абыйның икенче килүенә кимчелек инде төзәтелгән була. А.Тимергалин. Ләкин мин сине аңлыйм, бүгенге көндә синең үз хаталарыңны танып тәүбә итүең, дөрес юлга басуың мөһим. З.Мурсиев

9) Рәсми, тулы хокуклы дип табу. Петроград гарнизонындагы полкларның вәкилләр киңәшмәсе Вакытлы хөкүмәтне танымаска, бары Петроград Советын гына танырга, [аның] приказына буйсынырга карар чыгарган. Ш.Камал

10) Исәпләү, санау, билгеле фикердә, мөнәсәбәттә булу. Миллионнарча минем дусларым дан эше дип таный хезмәтне. М.Җәлил. Законсыз дип тану

11) Санлау, хөрмәт итү; санашу, исәпләшү. Сарай даирәсе дә бу дәрәҗәне таный иде. М.Әмирханов. Чөнки дәүләт бүләге алу бәләкәй нәрсә түгел, бу сине --- кешеләр дә таныды дигән сүз. М.Кәбиров

12) Кемне дә булса берәр сыйфатларга ия дип табу. Купедагы малай халкы беренче минуттан ук Азатны бәхәссез лидер итеп таныганга, арада бернинди каршылык килеп чыкмый. А.Тимергалин. Гомере буе һәммә кешедән өстен чыгарга өметләнгән, үзен мескен итеп танырга теләмәгән бәндәне Галимулла ишеләрнең сурәте дә чыгырдан чыгара, саруын кайната шул. Ф.Яхин

Таный башлау Бераз таныган кебек булу. – Кем син, әрәмтамак, әллә инде бәкләрегезне танымый да башладыгызмы? – дип, Чура сакчыбашның якасыннан эләктереп алды. М.Әмирханов. Әллә безнең Гамир йолдызларны таный башлаганмы? Ф.Яхин

Таный төшү Бераз таныган кебек булу. Фамилияләрен атауга, әти-әниләренә ошатып таный төштем авылдашларны. Якты юл

Танып алу Тиз арада яхшы ук тану. [Җиһан әби] Танып алуга ук киң итеп елмаеп җибәрде, үз итеп аркамнан сөйде, аннары түргә дәште, артсыз урындыкның читенә генә утырып дога кылды... Г.Гыйльманов. Арадан берсен танып алам. Ф.Яхин

Танып бетерү Тулысынча, кем яки нәрсәне төгәл күрсәтерлек дәрәҗәдә тану. Авылның кайбер өлкәнрәк агайлары мине танып та бетермиләр, уртанчы абыйның исемен әйтеп: «Гариф», – дип исәнләшәләр. Ф.Хуҗин. Аны танып бетерә алмадылар, әмма, күренеп тора: ак сакаллы, ак чәчле бу карт аларны таный, белә... Г.Гыйльманов

Танып җиткерү к. танып бетерү. Яңгыравыклы малайлар тавышын аерым-аерым танып җиткереп булмады ---. А.Тимергалин

Танып җитү Тәмам тану. Берничә минутлар үтеп, мәет әүвәлге, терелү төчкерүен төчкергән вакытта, Фәтхулла хәзрәт тә инде аны танып җиткән иде. Ф.Әмирхан

Танып тору Һәрдаим тану. Татар, башкорт җыелган урыннарның барысында да танып торалар, теге яки бу әсәрем турында сүз кузгаталар, әле нәрсәләр язуым белән кызыксыналар. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә