ТАНТАНАЛЫ с. 1. 1) Тантана (1 мәгъ.) төсмере булган; тантана шартларында үтә, башкарыла торган. Соңыннан шушы уңайдан оештырылган тантаналы төшке ашка дәшәләр. Р.Миңнуллин. Тантаналы ант бир! М.Кәбиров

2) Горурлык хисе уята торган. Ә нечкә күңелле Зарифулла өчен елга бер килә торган Җиңү бәйрәменнән дә зур, тантаналы бәйрәм юк! М.Садыйков

3) Горур, масаюлы, җиңүле; эре. Чыннан да, Кадыйр крәстиәннәрнең зарларын түрәләргә хас тантаналы эре кыяфәт белән тыңлады. М.Галәү. Тантаналы кыяфәт мизгел эчендә мыскыллы төс ала ---. Ф.Абдуллин

4) Кемне яки нәрсәне дә булса хөрмәтләүгә, тәбрикләүгә багышланган. Зур аудиторияләрнең берсендә химия факультетын бетергән студентларны чыгару уңае белән булган тантаналы җыелыш. М.Галәү

5) Кадерле, өстенлекләре бик сизелеп торган. Син монда кунак кебек тантаналы бер шартларда яшәрсең... Р.Батулла

6) Мәһабәт, галибанә. Идел мәһабәт, тантаналы бер тынлыкта һаман ага, һаман ага. Г.Бәширов

2. рәв. мәгъ. Горур, җитди һәм купшы рәвештә. Тик бүрәнә өстенә баскан Гыйльми генә, ике кулын алъяпкыч күкрәкчәсенә тыккан килеш, тантаналы көлемсерәп, тын гына карап тора иде. А.Шамов. Кордаш, бүген синең тавыш ничектер тантаналы яңгырый. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә