ТАНТАНА’ ИТҮ ф. 1) Уңышны, җиңүне, шатлыкны зурлап, киң колач белән билгеләп үтү. Фәнәви --- җиңүдән тантана иткән күзләрен йөретеп, табында утырганнарны барлап чыга ---. З.Зәйнуллин. Ихтыярның сөмсере коелып төшкән булса, Нурислам, киресенчә, тантана итә иде. Р.Вәлиев

2) Хөкем сөрү, өстенлек итү. Көнозын, бөтен җиһанга тантана итеп, алтын кояш ялтырап тора. Г.Әпсәләмов. Гелән ел фасылыннан кыш, яз, көз айлары төшеп калсын иде дә, җир йөзендә фәкать җәй генә тантана итсен иде... Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә