ТАНТАНА и. кыт. 1) Күмәк халык катнашында мөһим вакыйга уңае белән рәсми рәвештә билгеләнә торган чара. Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм – Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. И.Салахов. Ул арада аллеяга туй тантанасы килеп керде. Ф.Җамалетдинова 2) Өстен булу, бик югары дәрәҗәгә ирешү күренеше. Гарәпләрдә һәртөрле фәннәрнең (бигрәк тә математиканың, астрономиянең, химиянең, медицинаның, диңгездә йөзүчелекнең һ.б.) һәм философиянең кинәт үсеп китүе, Европа өчен дә остазга әйләнүе алар арасында нәкъ менә ислам диненең тантанасына бәйле. А.Тимергалин 3) күч. Бик матур, шатлыклы күренеш, хозурлык. Күктә тантана: кояш инде шактый күтәрелергә өлгергән ---. Н.Гамбәр 4) Горурлык һәм шатлык, канәгатьләнү хисе. Күңелдә киңлек тантанасы булганда, урынның тар булуы берни түгел икән ул. Ә.Фәйзи. Тантана, чиксез канәгатьләнү кичерде ул. З.Мурсиев |